Химиклар урамы буенча 38 санлы күпфатирлы йортта яшәүченең йорт эчендәге электр белән тәэмин итү челтәрләренең начар торышта булуына карата мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәләре буенча, ТКЗТИ күрсәтмәсен вакытында үтәмәгән өчен, “Химиков 38” ТМШ Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.5 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 10000 сум күләмендә административ җәзага тартылды.
Әлеге карар белән риза булмыйча, “Химиков 38” ТМШ рәисе Түбән Кама шәһәре судына җәмәгать судьясының карарын гамәлдән чыгару һәм эшне туктату турындагы шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Түбән Кама шәһәре суды карары белән Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районының 3 санлы суд кишәрлеге җәмәгать судьясының административ хокук бозу эше буенча “Химиков 38” ТМШ карата чыгарган карарын үзгәрешсез калдырылды, “Химиков 38” ТМШ рәисенең шикаяте канәгатьләндерелмәде.