2016 елның май ае өчен Чистай ЗТИ инспекторлык эшчәнлеге хакында мәгълүмат

2016 елның 31 мае, сишәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2016 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан Алексеевск (“Набережная” ТМШ), Нурлат (“Коммунальник” ТМШ), Спас (“Шеронова 23” ТМШ) һәм Чистай (“Космос” ТМШ һәм “Чистополец-5” ТТК) районнарындагы идарәче оешмаларга карата 5 планлы тикшерү үткәрелде. Аталган тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 99 589,48 кв.м. булган 79 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды. Урынга чыгып планлы һәм документар тикшерүләр барышында  211 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен идарәче оешмаларга 83 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә. Шулай ук планлы тикшерүләр нәтиҗәсендә ТМШ вазифаи затлары торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Барлыгы 4 беркетмә төзелде, гомуми 16 000 сумлык административ штрафлар турында 4 карар чыгарылды.

2016 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 57 планнан тыш тикшерү үткәрелде, аларның 38е – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү һәм 19ы –гражданнардан ЧЗТИ килгән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысаларында гомуми мәйданы 52 704 кв.м. булган 13 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 27 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 7 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән күрсәтмәләр тикшерелде, алар билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган.

2016 елның май аенда гражданнардан Чистай ЗТИ 19 язма мөрәҗәгать килеп иреште. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 13е урынга чыгып тикшерелде, аларның 7се инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турындагы № 458-р 21.03.2016 әмернамәсен үтәү максатында 2016 елның маенда Чистай ЗТИ тарафыннан тикшереп торыла торган районнарда 15 торак йортның йорт яны территорияләре тикшерелде. 14 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен идарәче оешмаларга 14 күрсәтмә бирелде. Барлык күрсәтмәләр дә билгеләнгән вакытларында үтәлде, актлар белән ябылды.

2016 елның маенда күпфатирлы йортларда торак биналарны үзирекле үзгәртеп корган һәм үзгәртеп планлаштырган гражданнарга карата 3 беркетмә төзелде (РФ КоАП 7.21 ст. 1 өлеше буенча – 1 беркетмә һәм РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлеше буенча – 2 беркетмә), гомуми 5000 сумлык штрафлар рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында 3 карар чыгарылды.

Барлыгы исә 2016 елның май аенда элегрәк административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан 13 000 сумлык штрафлар түләнде.

2016 елның май аенда идарәче оешмалар Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 161,7 мең сумлык эшләр башкарды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International