Әлмәт зонасы торак инспекциясе 731 санлы РФ ХК билгеләнгән таләпләрнең үтәлешен тикшерә

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

РФ Хөкүмәтенең “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандартын раслау турында” 23.09.2010,  №731 Карары һәм РФ ТК 161 ст. 10 өлеше нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар, Интернет челтәрендәге рәсми сайтта бастыру юлы белән, үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматларны ачарга тиеш. Тикшерү барышында ачыкланганча, Әлмәт ш. “Тельмана 59а” ТМШ Интернет челтәрендәге рәсми сайтта Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган Стандарт нигезендә мәгълүмат ачуга керешмәгән.

Мәгълүмат урнаштыруның Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртибен, ысулларын һәм вакытларын бозган өчен, Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгының карары белән, РФ КоАП 13.19.2 ст. 1 өлеше буенча 30,0 мең сум күләмендә административ штраф салынып, “Тельмана 59а” ТМШ административ җаваплылыкка тартылды. Шулай ук, билгеләнгән тәртиптә ТМШ карата әлеге җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде, күрсәтмәнең үтәлеше контрольгә алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International