2016 елның 23 маенда Чистай ЗТИ инспекторы тарафыннан, РФ Хөкүмәте раслаган Күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә эшчәнлек башкаручы оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу стандарты нигезендә мәгълүмат ачуга карата мәҗбүри таләпләрне ачу буенча идарәче оешмалар тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлешен күзәтү кысаларында ачыкланганча, Нурлат шәһәрендәге “Уют” ИК ҖЧҖ идарәче оешмасы РФ Хөкүмәтенең 27.09.2010 № 731 Карары белән расланган Стандарт нигезендә ачылырга тиешле мәгълүматны “Татарстан Республикасында торак фондын мониторинглау” мәгълүмати-аналитика системасына тулы күләмдә кертмәгән, бу хакта 2016 елның 23 маеннан № НР-10617 тикшерү акты төзелде.
РФ ТК 193 ст. 1 өл. 6 п. нигезендә лицензиат тарафыннан шушы Кодексның 161 статьясының 10 өлешендә мәгълүмат ачуга карата билгеләнгән таләпләрнең үтәлеше мәҗбүри лицензия таләбе булып тора.
Нурлат шәһәрендәге “Уют” ИК ҖЧҖ күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеге башкару буенча лицензиягә ия, шуңа күрә РФ ТК идарә итүче оешмалар өчен мәҗбүри каралган лицензия таләпләрен үтәргә бурычлы.
2016 елның 23 маендагы № НР-10617 тикшерү актында чагылдырылган, Стандартны бозу буенча ачыкланган җитешсезлекләр Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 14.1.3 ст. 2 өлешендә “Күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшмәкәрлек эшчәнлеген лицензия таләпләрен бозып гамәлгә ашыру” каралган административ хокук бозу составын тәшкил итә, чөнки РФ ТК 193 ст. 1 өл. 6 п. нигезендә лицензиат тарафыннан шушы Кодексның 161 статьясының 10 өлешендә мәгълүмат ачуга карата билгеләнгән таләпләрнең үтәлеше мәҗбүри лицензия таләбе булып тора.
Шуңа бәйле рәвештә “Уют” ИК ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 14.1.3. ст. 2 өлеше буенча акт төзелде, административ эш ведомство карамагы буенча карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде