Административ җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 27 мае, җомга

Питрәч районы Прокуратурасыннан килгән гражданнарның күмәк мөрәҗәгатен (Питрәч муниципаль районының Яңа Шигали ав. “Усадьба Царево” ТК) карап тикшерү барышында Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре тарафыннан Г.Тукай ур. буенча 39 һәм Г.Тукай ур. буенча 41 күпфатирлы йортларның түбәсеннән су үтү очраклары ачыкланды.

         Г.Тукай урамы буенча 39 һәм 41 күпфатирлы йортларда гомуми милекне (түбәдән су үтү) тиешенчә карап тоту буенча чаралар күрелмәгән өчен йорт белән идарә итүче “ЭСТЕЙТ” идарәче компаниясе” ҖЧҖ оешмасының директоры инспекция тарафыннан Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 7.22 статьясында каралган административ җаваплылыкка тартылды, аңа 8000 сум күләмендә административ штраф салынды.

         Моннан тыш, йорт белән идарә итүче “ЭСТЕЙТ” идарәче компаниясе” ҖЧҖ оешмасына инспекция тарафыннан әлеге йортларның адреслары буенча өченче каттагы фатирларның түбәсен тикшерү һәм ачыкланган җитешсезлек очракларын бетерү күрсәтмәсе бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International