Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспекты буенча 30 санлы торак йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләрнең сыйфатсыз күрсәтелүенә карата мөрәҗәгате Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан карап тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре һәм йортта яшәүчеләрне норматив параметрларына туры килми торган кайнар су белән тәэмин итү өлешендә ачыкланган очраклар буенча “ТКХ-9” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи заты инспекция тарафыннан РФ КоАП 7.23 статьясы буенча, 1,0 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Идарәче компаниягә җитешсезлекләрне 2016 елның 06 маена кадәр юкка чыгару күрсәтмәсе бирелде.
ТКЗТИ тарафыннан бирелгән күрсәтмәне билгеләнгән чорда үтәмәгән өчен “ТКХ-9” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан РФ КоАП 1 өл. 19.5 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды. Тикшерү материаллары Түбән Кама шәһәре судына карап тикшерү һәм карар кабул итү өчен тапшырылды.
Күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә кала бирә.