Бөгелмә шәһәрендә яшәүче халык белән очрашу турында

2016 елның 27 апреле, чәршәмбе

2016 елның 27 апрелендә Бөгелмә шәһәре хакимиятендә ТКХ өлкәсенә кагыла торган мәсьәләләр буенча халык белән очрашу булды.  

Әлеге чарага КФЙ буенча өлкәннәр, ИК һәм ТМШ, ресурс белән тәэмин итүче һәм подряд оешмаларының җитәкчеләре, ТКХ департаменты һәм Бөгелмә ш. башкарма комитеты җитәкчелеге чакырылды.

Җыелган халык каршында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең 2016 елның 1 кварталындагы эшчәнлеге турында һәм проблемалы мәсьәләләр буенча доклад белән БЗТИ башлыгы Р.М. Галиев чыгыш ясады.

Гражданнардан һәм идарәче оешмаларның вәкилләреннән килгән барлык сорауларга да очрашу барышында Р.М. Галиев тарафыннан тиешле аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International