Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чаллы ш., Тынычлык пр. буенча 52/16 йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре турында

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан, Чаллы ш., Тынычлык проспекты буенча 52/16 күпфатирлы торак йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 06.05.2011, № 354 Карарының (16.04.2013, № 344 РФ ХК редакциясендә) коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплану өлешендә таләпләре үтәлмәү очрагы ачыкланды. Ә атап әйткәндә: мөрәҗәгать итүченең фатирында кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү хезмәтләре өчен түләүләр шәхси исәпкә алу җайланмаларын тикшерү вакыты узгач норматив буенча хисапланган. Югарыда аталган Кагыйдәләр буенча исә түләүләр 3 ай дәвамында алдагы 6 айлык чорда куллануның уртача айлык күрсәткечләре буенча исәпләнергә тиеш. Нәтиҗәдә, “Энтузиаст” ҖЧҖ идарәче оешмасы адресына ачыкланган җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Элек бирелгән күрсәтмәнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча мөрәҗәгать итүченең фатирына карата түләүләр гамәлдәге законнарга туры китереп исәпләнгән һәм минус 2 529 сум 80 тиен сум күләмендә түләү яңадан хисапланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International