Чистай ЗТИ тарафыннан карамактагы районнарда юридик затларга карата планлы тикшерүләр үткәрелә

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2016 елның 16 маеннан башлап Нурлат шәһәрендәге “Коммуналчы” торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү башланды. План буенча тикшерү 20 эш көнендә үткәрелергә тиеш. ТР Прокуратурасы белән урынга чыгып һәм документар тикшерүләр планлаштырылды.

Урынга чыгып тикшерү барышында ТМШ идарәлегендә булган 15 күпфатирлы торак йортны һәр яклап тикшерү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта гомуми мәйданы 10400 квадрат метр булган 7 КФЙ тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 33 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 7 күрсәтмә бирелде.

Документар тикшерү кысаларында ТМШдан хокук билгели торган документлар, үз эшчәнлеген башкарганда кулланыла торган, торак законнарының мәҗбүри таләпләрен һәм энергияне саклау турындагы законнарны үтәү белән бәйле документлар соратып алынды.

Тикшерү дәвам итә. Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International