2016 елның 12 маена карата Чистай ЗТИ контрольлегендә булган барлык муниципаль районнарда, уртача тәүлеклек һава температурасы биш тәүлек дәвамында +8 градус булу сәбәпле, 2015-2016 елларның җылыту чорын төгәлләү карары кабул ителде.
2015-2016 елларның җылыту чорында Чистай ЗТИ тарафыннан, гражданнарның җылытуның канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгатьләренә оператив йогынты ясау максатларында, “кайнар линия” телефоны оештырылды. Гражданнардан барлыгы 16 мөрәҗәгать килеп иреште, алар планнан тыш тикшерүләр үткәрүгә нигез булдылар. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 10 күрсәтмә бирелде. 6 очрак буенча хокук бозу фактлары расланмады. Бирелгән күрсәтмәләрнең барысы да билгеләнгән вакытларында үтәлде.
2015-2016 елларның җылыту чоры ЧЗТИ контрольлегендәге барлык муниципаль районнарда да, тулаем алганда, каршылыкларсыз, аварияләрсез һәм гадәттән тыш хәлләрдән башка узды, җылы белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмады.
Хәзерге вакытта идарәче оешмалар тарафыннан киләсе җылыту чорына әзерлек эшләре башланды, җылыту системаларын җылыту һәм алардан һава кудыру эшләренең графиклары төзелә. Чистай шәһәренең “Безнең йорт” ИК ҖЧҖ һәм “Торакчы-5” ИК ҖЧҖ идарәче оешмалары тарафыннан тиешле графиклар Чистай ЗТИ тапшырылды.