“Мәскәү районы ТКХ ИК” карата тикшерү

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Декабристлар урамы буенча 8 номерлы торак йорт (“Мәскәү районы ТКХ ИК”) буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплануга карата мөрәҗәгать килеп иреште.

Планнан тыш үткәрелгән документар тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге йортта торак булмаган бинаның милекчесе бар, ОДН хисаплаганда шушы бинада кайнар су белән тәэмин итү күрсәткече йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмасы күрсәткеченнән алып ташлана. Шул ук вакытта, техник паспорт буенча (18.05.1995 ел) торак һәм торак булмаган биналарның мәйданы 12 452,40 кв.м. тигез, шуның 8635,4 кв.м. – торак биналар мәйданына туры килә, димәк, торак булмаган өлешкә 3817,00 кв.м. кала. Ләкин, 2015 елның декабреннән башлап “Мәскәү районы ТКХ ИК” ҖЧҖ торак булмаган биналарның милекчесенә йортның гомуми ихтыяҗлары өчен күрсәтелүче коммуналь хезмәтләргә иң аз мәйданнан -1624,00 кв.м. чыгып түләү хисаплый, бу исә № 354 РФ Хөкүмәте карарының 40 пунктын бозу булып санала.

“Мәскәү районы ТКХ ИК” ҖЧҖ адресына җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше КШТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International