Казан шәһәре торак инспекциясенә Декабристлар урамындагы 179 санлы йорт буенча (“Мәскәү районы ТКХ ИК” ҖЧҖ) коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплануга карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Планнан тыш үткәрелгән документар тикшерү барышында Казан шәһәре торак инспекциясе “җылыту” хезмәте буенча түләүләрнең ике торак булмаган бинаны исәпкә алмыйча (Иҗат берләшмәсе – Журналистлар берләшмәсе һәм ИП Виноградов Г.Ф.), җылылык энергиясен исәпкә алуның йорттагы гомуми төене буенча хисапланганлыгын ачыклады, бу исә РФ Хөкүмәтенең № 354 Карарының 40 пунктын бозу булып тора.
“Мәскәү районы ТКХ ИК” ҖЧҖ әлеге җитешсезлекне бетерде, исәп-хисаплауларны яңадан башкарды. Торак биналарда коммуналь хезмәтләрдән файдаланучыларга кайтарылырга тиешле сумма 287 092,25 сум тәшкил итәчәк.