Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Чулман проспекты буенча 32/42 санлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 06 маендагы № 354 Карарына карата 1 кушымта (2013 елның 16 апрелендәге № 344 РФ ХК белән кертелгән үзгәрешләр һәм өстәмәләр белән) нигезендә халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларының бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә – су алу нокталарында кайнар су белән тәэмин итү температурасы нормага туры килми.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Мәхәллә” ИК ҖЧҖ юридик һәм вазифаи затына карата РФ КоАП 7.23 ст. буенча, тиешенчә, 5000 сум һәм 1000 сум күләмнәрендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. Моннан тыш, җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр бирелде. Мөрәҗәгать ЧЗТИ контрольлегендә.