Чистай ЗТИнең 2016 елның апрелендәге инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2016 елның 6 мае, җомга

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай зонасы торак инспекциясе Алексеевск районының Алексеевск штп урнашкан “Медик” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 1595,4 кв.метр булган 4 күпфатирлы торак йорт һәр яклап каралды. Урынга чыгып һәм документар тикшерү нәтиҗәләре буенча 25 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен “Медик” ТМШ адресына 8 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше Чистай ЗТИ контролендә. Моннан тыш, ТМШ рәисе торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен РФ КоАП 7.22 ст. буенча 4000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

2016 елның апрелендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 84 планнан тыш тикшерү үткәрелде, аларның 71 – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү һәм 13 тикшерү – ЧЗТИ гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысаларында гомуми мәйданы 47,360 мең кв.м. булган 20 торак йорт каралды; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 34 очрагы ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 10 күрсәтмә бирелде. Тикшерелгән күрсәтмәләрнең 70е билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган. 1 беркетмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә беркетмә төзелде, административ эш карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

2016 елның апрелендә Чистай ЗТИ гражданнардан 37 мөрәҗәгать килеп иреште (36 язма һәм 1 телдән мөрәҗәгать). Килгән мөрәҗәгатьләрнең 13е урынга чыгып тикшерелде, аларның 10сы инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 21 мартындагы Татарстан Республикасындагы торак пунктларның территорияләрен санитар-экологик чистарту икеайлыгы турында № 458-р әмернамәсен үтәү максатында 2016 елның апрелендә Чистай ЗТИ тарафыннан тикшерелеп тора торган районнарда 61 торак йорт яны территориясе тикшерелде. 122 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен идарәче оешмаларга 46 күрсәтмә бирелде. 27 күрсәтмә билгеләнгән вакытта үтәлде. 81 хокук бозу очрагы юкка чыгарылды. 19 күрсәтмәнең үтәлеше ЧЗТИ контролендә.

2016 елның апрелендә административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 14 000 сумлык штрафлар түләнде. Идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ күрсәтмәләре буенча 126,1 мең сумлык эшләр башкарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International