“ПЖКХ-17” ТКХ ИК ҖЧҖ карата тикшерү үткәрү турында

2016 елның 13 мае, җомга

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2016 елда юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан, гомуми мәйданы 166799,1 кв.м булган 31 күпфатирлы йортны карап, “ПЖКХ-17” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә карата тикшерү үткәрелде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 271 очрагы ачыкланды. “ПЖКХ-17” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә җитешсезлекләрне бетерү турында 84 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” өчен административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде, вазифаи затка 4  мең сум күләмендә, юридик затка 40 мең сум күләмендә штрафлар салынды.

2016 елның 29 апреленә карата 15 күрсәтмә үтәлгән. 2 күрсәтмәне билгеләнгән вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча “Дәүләт күзәтчелеген башкаручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү” өчен административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде, аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә җәмәгать суды тарафыннан гомуми 20 мең сумлык штрафлар салу турында 2 карар чыгарылды.

69 күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International