Татарстан Республикасы белән килештерелгән 2016 елда юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2016 елның 11 апреленнән башлап 05 маена кадәрге чорда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 8 күпфатирлы торак йортны карап, “Ютазы муниципаль районы” ИК” ҖЧҖ карата тикшерү үткәрелде.
Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан “Ютазы муниципаль районы” ИК” ҖЧҖ карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: подвал бинасы чүп белән тулган һәм пычрак; исәпкә алу төене урнашкан бина билгеләнгән таләпләргә җавап бирми; подвал бинасындагы инженерлык торбаүткәргечләренең җылылык изоляциясе төзек түгел; йорт эчендәге электр җайланмасыннан, катлардагы электр щитокларыннан тиешенчә файдалану тәэмин ителмәгән.
Ачыкланган җитешсезлекләрнең гомуми саны – 67. “Ютазы муниципаль районы” ИК” ҖЧҖ карата үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә 16 күрсәтмә бирелде. РФ КоАП 7.22 ст. буенча “Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны” карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” өчен административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде: 1 – вазифаи затка һәм 1 – юридик затка. 45,0 сумлык административ җәза билгеләү турында 2 карар чыгарылды. Күрсәтелгән эшләрнең үтәлеше Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контролендә.