Түбән Кама ш. яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре турында

2016 елның 29 апреле, җомга

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Менделеев урамы буенча № 13 йортта яшәүчеләрнең кайнар су белән тәэмин итү һәм җылыту коммуналь хезмәтләрен күрсәтүнең начар сыйфатлы булуына карата коллектив мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм йортта яшәүчеләрне норматив таләпләргә җавап бирми торган кайнар су белән тәэмин итү өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Торак” ИК ҖЧҖ вазифаи заты инспекция тарафыннан 1,0 сум күләмендә штраф салынып, РФ КоАП 7.23 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча җитешсезлекләр бетерелде, Менделеев урамы буенча №13 йортта яшәүчеләрнең фатирларында кайнар су температурасы нормага китерелде. Йортта яшәүчеләрнең торак биналардагы һава температурасының таләп ителүче параметрларга туры килмәве өлешендәге мөрәҗәгатьләре расланмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International