Татарстан Республикасы буенча торак пунктларның территорияләрен чистартуга карата тикшерүләр үткәрү хакында

2016 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 21 мартындагы “Татарстан Республикасы буенча торак пунктларның территорияләрен чистартуга карата санитар-экологик икеайлык турында”     № 452-р әмернамәсе нигезендә, 2016 елның 01 апреленнән башлап торак пунктларның территорияләрен чистартуга карата үткәрелә торган экология икеайлыкка бәйле рәвештә Әлмәт зонасы торак инспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрелә. Әлмәт шәһәренең Герцен урамы буенча № 80б һәм Сөләйманова урамы буенча №5 торак йортларның территорияләрен тикшерү барышында зур габаритлы чүп-чарның өелүе ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәсендә РФ КоАП 7.22 ст. буенча, “Альянс-Плюс” ҖЧҖ һәм “ЖЭУ№7” ҖЧҖ идарәче компанияләренең вазифаи затларына гомуми 8000 сумлык штрафлар салынып, административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде. Ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International