Тинчурин урамы буенча №5 күпфатирлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карап барышында Чаллы зонасы торак инспекциясе белгече тарафыннан торак йортның подъездга керә торган ишегендәге “домофон” системасы эшендә җитешсезлекләрне бетерүгә карата күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәне үтәү вакыты тәмамланганнан соң җитешсезлекнең бетерелмәве ачыкланды. Шуңа бәйле рәвештә, “Жилкомсервис” ҖЧҖ юридик затына карата (шартнамә мөнәсәбәтләре буенча “домофон” хезмәтен башкаручы булып Чаллы шәһәрендәге “Мәгълүмати технологияләр үзәге” муниципаль автоном учреждениесе тора) РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә “дәүләт күзәтчелеген башкаручы органның законлы күрсәтмәсен вакытында үтәмәү” өчен административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
Карап тикшерү материаллары карар кабул итү өчен Җәмәгать судьялары аппаратына җибәрелде. Моннан тыш, идарәче компаниягә җитешсезлекләрне бетерү турында янә күрсәтмә бирелде. Мөрәҗәгать инспекция контрольлегендә.