Күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләрен торак биналарны үзирекле үзгәртеп планлаштырган өчен җаваплылыкка тарту турында

2016 елның 26 апреле, сишәмбе

Чистай зонасы торак инспекциясенең дәүләт торак инспекторы тарафыннан, Нурлат муниципаль районының Архитектура планлаштыру һәм шәһәр төзелеше идарәсе вәкиле белән берлектә, гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә Нурлат ш., Совет урамы буенча 139 һәм 185 санлы йортларда, Сәлимҗанов урамы буенча 13 санлы йортта өч торак бина тикшерелде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, фатирларда җирле үзидарә органыннан РФ Торак кодексында каралган тәртиптә торак биналарны үзгәртеп кору һәм үзгәртеп планлаштыруны килештерүгә карата башкарыла торган рөхсәт алынмыйча милекчеләр тарафыннан үзирекле рәвештә торак биналарны үзгәртеп планлаштыру эшләре башкарылган.

Фатирларның милекчеләренең күрсәтелгән гамәлләре РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлешендә каралган административ хокук бозу составын тәшкил итәләр, беркетмәләр төзелде.

РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлеше буенча 3 беркетмә төзелде, 2000 сум күләмендә (гомуми 6000 сумлык) штрафлар турында 3 карар чыгарылды, штрафлар милекчеләр тарафыннан түләнде.

Җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International