Чистай муниципаль районында капиталь ремонт

2016 елның 25 апреле, дүшәмбе

2016 елда Чистай муниципаль районында капиталь ремонт программасына 15 күпфатирлы торак йорт кертелгән, аларның 3 се – Чистай ш., 12 йорт – Чистай муниципаль районы торак пунктларында, ә атап әйткәндә: Луч п. – 3 йорт, Каргалы ав. – 4 йорт, Данауровка ав. – 1 йорт, Йолдыз п. – 2 йорт, Александровка ав. – 2 йорт.

2016 елның 25 апрелендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2016 елда Чистай МР капиталь ремонт программасына кертелгән барлык күпфатирлы йортлар тикшерелде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, барлык 15 йортта да капиталь ремонт буенча эшләр башланган: фасад төзекләндерү эшләре алып барыла, 13 йортта су белән тәэмин итү һәм су бүлү буенча йорттагы гомуми инженерлык системалары төзекләндерелә, 12 йортта – электр белән тәэмин итү буенча йортта гомуми инженерлык системасын, 10 йортта – түбәне, 3 йортта – подъездларны, 1 йортта подвал бинасын ремонтлау эшләре башкарыла.

Моннан тыш, тикшерү барышында Каргалы авылының Балакин урамы буенча 2 йорт яны территориясендә төзелеш калдыклары булуы ачыкланды (подрядчы оешма – “ГрейтСтрой” ҖЧҖ, идарәче оешма – “Жилищник-2” ИК ҖЧҖ).

Мәгълүмат Чистай муниципаль районы башкарма комитетына җибәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International