Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы буенча торак пунктларның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында” 21.03.2016, № 452-р әмернамәсен үтәү максатында, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 2016 елның 01 апреленнән башлап 2016 елның 20 апреленә кадәр булган чорда Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарындагы 121 йорт яны территориясен тикшерде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә йорт яны территорияләренең, газоннарның, чүп әрҗәсе мәйданнарының, балалар өчен уен мәйданнарының һәм кече архитектура рәвешләренең начар торышта булуы, адрес атрибутикасы булмау өлешендә барлыгы 52 җитешсезлек очрагы ачыкланды.
Түбән Кама зонасы инспекциясе, үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәсендә, идарәче оешмалар адресына 52 күрсәтмә бирде, РФ КоАП 7.22 ст. буенча, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына гомуми 9000 сумлык штрафлар салып, административ хокук бозулар турында 2 беркетмә төзелде.
2016 елның 20 апреленә карата 16 күрсәтмә үтәлде, 36 күрсәтмәнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.
Күрсәтелгән чорда ТКЗТИ башлыгы тарафыннан күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдаланыла торган урыннарында тәмәке тарткан өчен РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлеше буенча гомуми 165 500 сумлык административ штрафлар салыну турында 331 карар чыгарылды.
Тулаем алганда, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе карамагында булган районнарда йорт яны территорияләре тиешле тәртипкә китерелде. Беркетелгән территорияләрдә санитар чәршәмбе һәм өмә көннәрен үткәрүләр дәвам итә.