Су басуны булдырмас өчен Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең тикшерү нәтиҗәләре хакында

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы муниципаль берәмлекләре тарафыннан су басуга каршы чаралар үтәлешен тикшерә. 2016 елның 15 апреленә карата шушы муниципаль берәмлекләрдә су басу очраклары теркәлмәде. 64 йорт яны территориясе тикшерелде. Тикшерүләр барышында торак йортларның күперчекләрен чистарту буенча чаралар үтәлмәүгә бәйле 30 җитешсезлек очрагы ачыкланды, 28 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” өчен 2 беркетмә төзелде. Гомуми 8000 сумлык 2 карар чыгарылды. Барлык күрсәтмәләр дә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International