Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре хакында

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Түбән Кама ш., Сөембикә ур. буенча 71 торак йортта яшәүчеләрнең йортның техник торышы канәгатьләндерерлек булмауга карата коллектив мөрәҗәгатен карап тикшерде.

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм йортны карап тотуның һәм ремонтлауның канәгатьләндерерлек булмавы өлешендә ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “ТКХ-9” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе инспекция тарафыннан РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 40 мең сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча подвал бинасында җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, канализацияләү системасы торбаүткәргечләренең искергән өлешләре алмаштырылды, бикләү-җайга салу арматурасына ревизия үткәрелде, торбаүткәргечләренә җитешми торган җылылык изоляциясе торгызылды, подвал биналары санитария ягыннан эшкәртелде, җылы белән тәэмин итү системасында җылыйөрткечнең температурасы нормага китерелде. Моннан тыш, подъездларга керә торган һәм подвалга төшә торган ишекләр төзекләндерелде, подвалның җилләтү тәрәзәләренә жалюзи рәшәткәләре куелды, подвалга керә торган ишекләргә бик куелды. “Жилэнергосервис” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан подвал биналарында яктылык булдырылды, эленеп торган электр үткәргечләр тәртипкә салынды, электр шкафларының ишекләре алмаштырылды.

Фундамент күперләрен ремонтлау һәм подвалдагы бетон идәннәрне торгызу эшләре ТКЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International