Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Санитар-экологик икеайлык турында” 21.03.2016 №452-р әмернамәсе нигезендә тикшерү үткәрү турында

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.03.2016 №452-р әмернамәсе буенча 2015 елның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр Татарстан Республикасының торак пунктлары территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелү сәбәпле, Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан тикшерүләр үткәрелә. Әйтик, Батенчук урамы буенча “Жилкомсервис” ҖЧҖ идарәлегендә булган 3 санлы торак йорт территориясен тикшерү барышында вак һәм эре чүп-чардан, яфраклардан чистарту буенча җитешсезлек очраклары ачыкланды, шулай ук чүп әрҗәсе мәйданнары янәшәсендә таләп ителүче санитар торыш тәэмин ителмәгән. Нәтиҗәдә “Жилкомсервис” ҖЧҖ идарәче оешмасының вазифаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә административ штраф салынып, административ эш кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International