Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән 2016 елда юридик затларны тикшерү планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Лениногорск шәһәрендә, гомуми мәйданы 19571,1 кв. метр булган 10 торак йортны һәр яклап карап, “Фаворит” ТМШ карата тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында Төзелеш буенча федераль агентлыкның 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 33 очрагы ачыкланды: цоколь өслеге җимерек, керә торак металл ишекләр буялмаган, подъездларны ремонтлау ешлыгы үтәлми, торак йортның подвалындагы җылылык изоляциясе канәгатьләндерерлек торышта түгел.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча, торак инспекциясе карары белән “Фаворит” ТМШ вазифаи заты, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. Билгеләнгән тәртиптә “Фаворит” ТИШ карата җитешсезлекләрне бетерү турында 11 күрсәтмә бирелде.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.