Казан шәһәре торак инспекциясенә Университет урамы буенча 12/23 санлы торак йортта җилләтү, төтен чыгару һәм газ җайланмалары системасы эшенең канәгатьләндерерлек булмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Йортта яшәүчеләрнең фатирларында җилләтү һәм төтен чыгару системаларын карау барышында ачыкланганча, шушы йортта урнашкан “Рубаи” ресторанының җилләткеч системасы (мәҗбүри суырткыч каналы) эшләп торганда һаваны кирегә таба өрдерү күренеше күзәтелде. Ресторанның мәҗбүри суырткыч каналын сүндергәндә төтен чыгару һәм җилләткеч каналында һаваны суыру процессы барганлыгы аңлашылды. 10.02.2016 №9 акт буенча “Торакчы” ГҖҮ ҖЧҖнең төтен чыгару һәм җилләтү каналлары чиста, тыгыз аерымланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, йортта яшәүчеләрнең фатирларында бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен “Казаньгоргаз” ЭҖИ белгечләре җитешсезлек очрагын бетергәнчегә кадәр газ бирүне туктаттылар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Вахитов районы идарәче компаниясе” ҖЧҖ карата, җитешсезлекләрне бетерү буенча йомгак һәм тәкъдимнәр җиткереп, йортны, шул исәптән җилләтү һәм төтен чыгару системаларын махсус оешма тарафыннан тикшертү күрсәтмәсе бирелде. Моннан тыш, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә үз вәкаләте кысаларында “Рубаи” ресторанының мәҗбүри җилләтү системасының гамәлдәге законнарга туры килүе турында хат, Казан шәһәренең Вахитов районы прокуратурасына прокурор йогынтысы чаралары күрелү турында хат җибәрелде. Күрсәтмә итеп бирелгән эшләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.