Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарындагы торак фондына карата үткәрелгән планнан тыш тикшерүләр нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан 2016 елның 1 кварталында гомуми мәйданы 6909,6 мең квадрат метр булган 381 КФЙ тикшерелде. Барлыгы, шул исәптән КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре бозылуның – 1496, торак биналардан файдалану кагыйдәләре бозылуның – 84, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе бозылуның 131 очрагы ачыкланды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында инспекция тарафыннан 365 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозулар турында 65, шул исәптән: юридик затларга карата – 20, вазифаи затларга карата – 24, физик затларга карата 21 беркетмә төзелде. 7 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча, бирелгән күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен төзелде.
Гомуми 498 200 сумлык штраф санкцияләре бирелде, аның 411 200 сумы – ТКЗТИ, 87 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан.
2016 елның 1 кварталында гражданнардан ТКЗТИ 349 мөрәҗәгать килде. Халык мөрәҗәгатьләрендә куелган темалар арасында җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү коммуналь хезмәтләре өчен түләү хисаплауга карата бәйле мәсьәләләр төп урынны алып тора. 227 мөрәҗәгать инспекция тарафыннан тулы күләмдә карап тикшерелде. Карау нәтиҗәләре һәм күрелгән чаралар турында мөрәҗәгать итүчеләргә билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 122 мөрәҗәгать ТКЗТИ контрольлегендә кала бирә.
2016 елның 1 кварталында идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре буенча йорттагы гомуми милекне агымдагы ремонтлау буенча 2837,05 мең сумлык эшләр башкарылды.