Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Бөгелмә шәһәренең Сергей Лазо ур. буенча 4 санлы йортта яшәүченең мөрәҗәгате буенча үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә “Уют” ТМШ тарафыннан торак законнары таләпләре, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү вакытында мөрәҗәгать итүченең фатирында түбәдән су үтү буенча юеш урыннар ачыкланды.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен БЗТИ башлыгы карары белән “Уют” ТМШ идарәсе рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
“Уют” ТМШ карата әлеге җитешсезлекләрне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Аның үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.