ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ 2016 елның 14 мартыннан башлап 20 эш көне дәвамында Алексеевск районының Алексеевск штп “Есенин” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 8773,18 кв. метр булган 10 КФЙ карап тикшерелде. Урынга чыгып һәм документар тикшерү нәтиҗәләре буенча 98 җитешсезлек очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен “Есенин” ТМШ адресына 20 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә.
2016 елның мартында Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата 103 планнан тыш тикшерү үткәрелде, аның 25се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча; 71 тикшерү – прокуратура таләбе белән; 7 тикшерү – гражданнардан ЧЗТИ килгән мөрәҗәгатьләр буенча. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында гомуми мәйданы 296,57 мең кв.м. булган 78 торак йорт тикшерелде; Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 173 очрагы ачыкланды. Аларны бетерү өчен 76 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 25 күрсәтмәнең 24се билгеләнгән вакытта үтәлгән. 1 күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә төзелде, административ эш карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.
2016 елның мартында Чистай ЗТИ гражданнардан 21 язмача мөрәҗәгать килде. Килгән мөрәҗәгатьләрдән 7се урынга чыгып тикшерелде, аның 5се инспекция контроленә алынды (күрсәтмәләр бирелде), 2 мөрәҗәгать буенча – җитешсезлекләр ачыкланмады.
2016 елның мартында күпфатирлы йортларда торак бинаны үзирекле үзгәртеп корган һәм үзгәртеп планлаштырган гражданнарга карата РФ КоАП 7.21 ст. 1 өлеше буенча 1 беркетмә (кисәтү рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды, гражданга җитешсезлек очрагын бетерү турында күрсәтмә бирелде, күрсәтмә үтәлде) һәм РФ КоАП 7.21 ст. 2 өлеше буенча 1 беркетмә төзелде (2000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарылды, штраф түләнде, милекче тарафыннан үзгәртеп планлаштыруны килештерү өчен җирле үзидарә органына документлар тапшырылды).
2016 елның март ае өчен идарәче оешмалар тарафыннан Чистай ЗТИ барлык күрсәтмәләре буенча 190,1 мең сумлык эшләр башкарылды.