Бөгелмә зонасы торак инспекциясе Бөгелмә ш., Казан ур. буенча 10 санлы торак йортта яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән тикшерү барышында “Таң” ТМШ тарафыннан торак законнары таләпләре, Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады. Тикшерү вакытында подвал биналарында бик булмау һәм аларның чүп-чар белән тулуы ачыкланды; урыны-урыны белән фасадтагы газ белән тәэмин итү торбаүткәргечләренең буяу өслеге катыршыланган; подъездларның баскыч мәйданнарында аз токлы линияләр тәртипкә салынмаган һәм беркетелмәгән; урыны-урыны белән йортның подъездларында баскыч мәйданнарында штукатур купкан урыннар бар.
Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен БЗТИ башлыгы карары белән “Таң” ТМШ идарәсе рәисе РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
“Таң” ТМШ карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде. Аның үтәлеше БЗТИ контрольлегендә.