Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт ш., Ленин ур., 201 санлы йортта яшәүчедән фатирдагы кайнар су белән тәэмин итү температурасының тиешле тәртиптә булмавына карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Тикшерү вакытында фатирдагы кайнар суның температурасы +45°С тәшкил итте, бу исә билгеләнгән норматив таләпләренә җавап бирми, алар +60°С түбән булмаска тиеш.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Комфорт” ИК” ҖЧҖ карата билгеләнгән срокта йортта яшәүчеләрне билгеләнгән таләпләр нигезендә (+60С түбән булмаган) кайнар су белән тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде.
Бирелгән күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен “Комфорт” ИК” ҖЧҖ карата РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм Әлмәт шәһәренең Җәмәгать судына җибәрелде.
Татарстан Республикасының Әлмәт суд районы буенча 8 санлы суд кишәрлегенең җәмәгать судьясының 2016 елның 2 мартындагы карары белән “Комфорт” ИК” ҖЧҖ РФ КоАП 19.5 ст. 24 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм идарәче компаниягә карата 100 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә түләттерү чарасы күрелде.
Бу карар белән ризалашмыйча, “Комфорт” ИК” ҖЧҖ вәкиле шәһәр судына карарны гамәлдән чыгару һәм кузгатылган административ хокук бозу эшен ябу турында шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре суды судьясы Татарстан Республикасының Әлмәт суд районы буенча 8 санлы суд кишәрлегенең җәмәгать судьясының 2016 елның 2 мартындагы “Комфорт” ИК” ҖЧҖ карата административ хокук бозу турындагы карарын үзгәрешсез калдырды, “Комфорт” ИК” ҖЧҖ вәкиленең шикаятен канәгатьләндермәде.
Яңадан тикшерү барышында күрсәтмә үтәлде, ягъни су алу ноктасында кайнар суның температурасы норматив параметрларына туры килә һәм +60°С тәшкил итә.