Чаллы шәһәрендәге идарәче оешманың вазифаи затын административ җаваплылыкка тарту

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе, Чулман проспекты буенча 114/35 санлы күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында тикшерү үткәрде, аның нәтиҗәсендә Тикшерү акты Чаллы шәһәре прокуратурасына Прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен җибәрелде. Нәтиҗәдә, РФ КоАП 14.1.3 ст. 2 өлеше буенча, “күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча лицензия таләпләрен бозып эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарган” өчен, Татарстан Республикасы Чаллы ш. 1 санлы суд кишәрлегенең Җәмәгать судьясы Карары белән Чаллы шәһәренең “Автозавод идарәче компаниясе” муниципаль унитар предприятиесенең вазифаи затын гаепле дип тану турында карар чыгарылды, аңа 25 000 сум күләмендә административ штраф салынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International