Әлмәт зонасы торак инспекциясенә Әлмәт шәһәре прокуроры в.б. “ЖЭУ-12” ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу эше буенча эш кузгату турында карары килеп иреште.
“ЖЭУ-12” ҖЧҖ эшчәнлегенең торак законнары таләпләре үтәлешенә туры килүенә карата Әлмәт прокуратурасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча закон бозу очраклары ачыкланды.
РФ Хөкүмәтенең 13.08.2006 № 491 карары белән Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләре расланган, аның 2 пунктында билгеләнгәнчә, лифтлар, лифт һәм бүтән төрле шахталар күпфатирлы йортта биналарның милекчеләренә гомуми өлеш милекчелеге хокукында булган гомуми мөлкәт составына керә.
РФ Дәүләт төзелеш агентлыгының 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларының 5.10.2 пунктында каралганча, эксплуатацияләүче оешма (лифт хуҗасы – лифтлар булган бинаның милекчесе, шулай ук биналар, биналар аларның хуҗалыгында яки оператив идарәлегендә булган предприятиеләр һәм оешмалар, шул исәптән кондоминимумнар, ширкәтләр, торак милекчеләре берләшмәләре һәм бүтән оешмалар) тиешле хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау юлы белән лифтны төзек торышта карап тоталар һәм аның ышанычлы хезмәт итүен тәэмин итәләр.
Таможня берлеге комиссиясенең 2011 елның 18 октябрендәге № 824 карары белән Таможня берлегенең “ТР ТС 011/2011 “Лифтларның иминлеге” техник регламенты расланды.
Регламенттагы 4 статьяның 3 пункты нигезендә лифтның билгеләнгән хезмәт итү чорында лифтка карата шушы техник регламентның 6 статьясында билгеләнгән тәртиптә техник таныклау рәвешендә ярашлылык бәяләмәсен үткәрергә кирәк. Хезмәт итүнең билгеләнгән вакыты узгач лифтны билгеләнеше буенча файдалану вакытын озынайту, модернизацияләү яки ярашлылык бәяләмәсен исәпкә алып алмаштыру мөмкинлекләрен һәм шартларын ачыклау максаты белән ярашлылык бәяләмәсен үткәрмичә лифттан файдалану тыела.
Регламентның 6 статьясының 5 өлешендә билгеләнгәнчә, билгеләнгән хезмәт итү чорын узган лифтның ярашлылык бәяләмәсе дәүләт законнарында билгеләнгән тәртиптә Таможня берлеге әгъзасы – аккредитацияләнгән (вәкаләтле) оешма тарафыннан тикшерү рәвешендә үткәрелә.
Лифтлардан файдаланганда иминлек тәэмин итү буенча таләпләрне үтәмәү йортта яшәүчеләрнең һәм күрсәтелгән күпфатирлы йортларның биналарының милекчеләренең, билгеле булмаган затлар даирәсенең – кунакка килүчеләрнең, лифт җайланмаларыннан потенциаль файдаланучыларның гомеренә һәм сәламәтлегенә чын куркыныч тудыра.
Административ эш материаллары Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Аның нәтиҗәсендә вазифаи зат – “ЖЭУ-12” ҖЧҖ директоры – РФ КоАП 7.22 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм 4000 сум күләмендә штраф салынды.
Әлеге карар белән ризалашмыйча, “ЖЭУ-12” ҖЧҖ директоры шәһәр судына карарны гамәлдән чыгару һәм кузгатылган административ эшне туктату турында шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре суды судьясы Әлмәт зонасы торак инспекциясе башлыгының “ЖЭУ-12” ҖЧҖ директорына карата административ хокук бозу эше буенча карарын үзгәрешсез калдырды, “ЖЭУ-12” ҖЧҖ директорының шикаятен канәгатьләндермәде.