Буа муниципаль районында 2016 елгы Торак йортларны капиталь ремонтлау программасында катнашу өчен билгеләнгән таләпләр нигезендә подрядчы оешмалар сайлап алынды. Программада барлыгы 3 подряд оешмасы катнаша, 11 КФЙ ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта барлык йортларда да подрядчылар эшкә кереште. Асылда, түбәләрне һәм фасадларны төзекләндерү эшләре башланды. Башкарыла торган эшләрнең законнардагы таләпләргә туры килүе ТР ДТИ үзәк бүлеге контрольлегендә.