Казан шәһәре торак инспекциясенә Новаторлар ур., 8 санлы йорт буенча (“Новаторов” ТМШ) торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплауга карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Планнан тыш үткәрелгән документар тикшерү барышында ачыкланганча, милекчеләрнең торак фатирдан һәм торак булмаган бинадан (мәйданы – 168,2 кв.м.) файдаланмавы сәбәпле торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисапланмаган, бу исә Россия Федерациясе Торак кодексының 155 ст. 11 өлешен бозу булып тора, аның нигезендә милекчеләр, наймга алучылар яки башка затлар тарафыннан биналардан файдаланмау торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүдә нигез була алмый.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Новаторов” ТМШ карата күрсәтмә бирелде, аның нигезендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен Россия Федерациясе Торак кодексының 158 ст. 1 өлеше нигезендә хисапланырга тиеш. Күрсәтмә 2016 елның 17 мартына кадәр үтәлде, җитешсезлекләр бетерелде.