2016 елга Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә 2016 елның 21 мартыннан алып 15 апреленә кадәр Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан, 8 күпфатирлы торак йортны һәр яклап карап, Бөгелмә ш. “Салават-6” ТМШ карата тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, атап әйткәндә: йорт эчендәге электр җайланмасыннан, каттагы щитоклардан һәм шкафлардан тиешлечә файдалану тәэмин ителмәгән; подъездларны ремонтлау ешлыгы сакланмый; газ белән тәэмин итү буенча эчке җайланмаларның тиешле техник торышы тәэмин ителмәгән; түбәгә керә торган ишекләр яки чыга торган люклар җылытылмаган, бикли торган җайланмалары юк һ.б.
Ачыкланган җитешсезлек очракларының гомуми саны – 64. Тикшерү нәтиҗәсендә “Салават-6” ТМШ карата 16 күрсәтмә бирелде. Вазифаи затка карата РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча 4 беркетмә төзелде. Гомуми 15000 сумлык административ җәза билгеләү турында 4 карар чыгарылды. Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.