Казан шәһәре торак инспекциясенә Шамил Усманов урамындагы 17 санлы йорт буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хисаплауга карата мөрәҗәгать килеп иреште (“Темп-30” ТТК).
Планнан тыш үткәрелгән документар тикшерү барышында ачыкланганча, торак хезмәтләре өчен түләүләр күпфатирлы йорттагы биналарның милекчеләренең гомуми җыелышының беркетмәсе нигезендә исәпләнә. Ә атап әйткәндә, Россия Федерациясе Торак кодексының 158 ст. 1 өлешен бозып, фатирның мәйданын исәпкә алмыйча, нормалаштырылган сумма билгеләнгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары нигезендә “Темп” ТТК адресына күрсәтмә бирелде, аның нигезендә күпфатирлы йортта бинаның милекчесенә тиешле карап тоту чыгымнары, торак бинаны карап тоткан өчен түләү кертү шарты белән, әлеге мөлкәткә карата гомуми милекчелек хокукындагы үз өлешенә бәрабәр рәвештә бүленәчәк.
Күрсәтмәнең үтәлеше КШТИ контрольлегендә.