Тәмәке тарткан өчен административ хокук бозу эшләрен карау турында

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына 2013 елның 1 ноябреннән башлап РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозу (лифтларда һәм күпфатирлы йортларда гомуми файдаланыла торган урыннарда тәмәке тарту өлешендә) эшләрен карап тикшерүне дәүләт торак күзәтчелеге органнарына йөкләү турында кертелгән өстәмәләр нигезендә, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 01.01.2016 - 31.03.2016 чорларында РФ ЭЭМ Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча бүлекләре тарафыннан 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә төзелгән барлыгы 1313 административ материал карап тикшерде, аларның 165се – Зәй МБ, 1148е – Түбән Кама МБ буенча.

ТКЗТИ башлыгы тарафыннан гомуми 656 500 мең сумлык административ штрафлар билгеләү турында 1313 карар чыгарылды. Ләкин, хокук бозучылар тарафыннан штрафларның нибары 54 500 сумы гына түләнде.

Штрафларны законнарда билгеләнгән вакытта (карар законлы көченә кергән көннән башлап 60 көн дәвамында) түләмәгән өчен 296 административ материал инспекция тарафыннан Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә мәҗбүри үтәттерү өчен җибәрелде.

Белешмә өчен шунысы да җиткерелә, 2015 елның шушы чорында (01.01.2015-31.03.2015 чорында) Түбән Кама зонасы торак инспекциясе  РФ ЭЭМ Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча бүлекләре тарафыннан 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә төзелгән барлыгы 434 административ материал карап тикшерде, аның 151се – Зәй МБ, 283се – Түбән Кама МБ буенча, бу исә 2016 ел белән чагыштырганда 3 мәртәбә ким.

01.01.2015-31.12.2015 чорында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе ЭЭМ Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча бүлекләре тарафыннан 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә төзелгән барлыгы 1261 административ материал карап тикшерде, аның 285е – Зәй МБ, 1003се – Түбән Кама МБ буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International