2016 елның 30 мартында Чистай шәһәренең “Мәктәп укучылары йорты”нда КПРФ партиясенең инициативасы белән Чистай ш. һәм Чистай районында яшәүчеләр белән КПРФ партиясе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән очрашу оештырылды.
Очрашуның төп темасы аварияле торак фондын бетерү һәм гражданнарны билгеләнгән тәртиптә аварияле дип танылган йортлардан күчерү мәсьәләләре турында сөйләшүдән гыйбарәт булды. Халыкны, керемнәре аз булу сәбәпле, ипотека программасында катнаша алмау аеруча борчый, чөнки аталган контингентның бер өлеше пенсия яшендә, инвалидлар һәм аз тәэмин ителгән гражданнар. Моннан тыш, аерым гражданнар аварияле торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнардагы җитешсезлекләр турында да әйтеп уздылар. Атап әйткәндә, гражданнарны биналарының бер өлеше техник яктан әйбәт торышта булган йортларның язмышы борчый (бу – аталган биналарның милекчеләренең өлеше), ә биналарның бер өлеше, чыннан да, яшәү өчен яраксыз.
Очрашу барышында гражданнардан ирештерелгән барлык сорауларга да тиешле аңлатмалар бирелде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча мәсьәләләрнең бер өлеше ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, ә бер өлеше җирле үзидарә органнарына каравы ачыкланды.
КПРФ партиясе вәкилләре аталган мәсьәләләрне ТР Дәүләт Советы карамагына тапшыру турында карар кабул итте.