Чаллы зонасы торак инспекциясе башлыгы урынбасары тарафыннан Чаллы ш. Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә вәкилләре һәм күпфатирлы йортларның рәисләре белән лекция-семинар үткәрелде

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

2016 елның 30 мартында Чаллы шәһәре Хакимиятендә Чаллы зонасы торак инспекциясе башлыгының урынбасары тарафыннан Территориаль иҗтимагый җирле үзидарә (ТОС) вәкилләре һәм Чаллы шәһәрендәге күпфатирлы торак йортларның рәисләре белән “сорау-җавап” рәвешендә лекция-семинар үткәрелде. Чыгыш барышында Торак инспекциясенең ТР ДТИ турындагы нигезләмә буенча эшчәнлеге һәм вәкаләтләре турында аңлатылды, шул исәптән: Региональ адреслы капиталь ремонт программасы нигезендә күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм бу эшне контрольдә тоту, торак йортларны капиталь ремонтлау планына эш төрләрен кертү тәртибе; күпфатирлы йортларда торак биналарның милекчеләренә  торак бинада коммуналь хезмәтләрдән (кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү һ.б.) файдаланган өчен түләүләр хисаплау мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.

Нәтиҗәдә Чаллы шәһәрендәге Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнарының ТОС вәкилләре белән, ЧЗТИ белгечләрен чакыртып, квартал саен очрашулар үткәрү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International