Йортта яшәүченең мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре буенча күрелгән чаралар хакында

2016 елның 4 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама ш., Гагарин урамы, 34 санлы йортның өлкәне тарафыннан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү хисаплау тәртибе турында җиткерелгән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча үткәрелгән планнан тыш тикшерү нәтиҗәсендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе түбәндәгеләрне ачыклады: гомуми мәйданы 122,8 квадрат метрлы торак булмаган бинаның милекчесе йорттагы гомуми милекне карап тоту һәм ремонтлау, шул исәптән капиталь ремонт түләүләрен түләүдә катнашмый. Моннан тыш, йорт буенча җылылык өчен коммуналь хезмәт түләвен хисаплаганда күрсәтелгән торак булмаган бинаның мәйданы исәпкә алынмаганлыгы ачыкланды. “+” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан әлеге торак булмаган бинаның милекчесенә карата законнарда каралган чаралар күрелмәгән.

Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “+” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи заты ТР КоАП 2.11 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылды һәм җәмәгать судьясының карары нигезендә 4000 сум күләмендәге штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.

ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде, торак булмаган бинага карата финанс-исәп-хисап счеты ачылды, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр билгеләнгән тәртиптә хисаплана. Гагарин урамы буенча 34 санлы йортта яшәүчеләргә алар тарафыннан элек җылылык, кайнар су белән тәэмин итү һәм су бүлү коммуналь хезмәтләре өчен түләнгән суммалар гомуми  176 003,51 сум күләмендә яңадан хисапланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International