Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре буенча планлы тикшерүләр үткәрү хакында

2016 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы прокуратурасы белән килештерелгән еллык планлы тикшерүләр үткәрү планы нигезендә Азнакай муниципаль районында Азнакай шәһәренең гомуми мәйданы 26 871,2 кв.м. булган 5 КФЙ тикшереп, “Квартал № 28” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде.

Шушы йортлардагы биналарның милекчеләренең гомуми милкен тикшерү барышында РФ Төзелеш буенча федераль агентлыгының 27.09.2003, №170 карары белән расланган Торак фондны техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыклады, ә атап әйткәндә: йортның цоколь өлешендә тышчасы урыны-урыны белән җимерек, болдыр корылмаларының штукатуркасы купкан, җилләткеч каналларының башларындагы штукатур өлеше урыны-урыны белән җимерек, гомуми файдалана торган урыннарда электр җайланмасыннан файдалану кагыйдәләре бозылган, подвалның җылылык эзоляциясе төзек түгел.

Ачыкланган җитешсезлек очракларының гомуми саны – 21. Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Квартал № 28” ТМШ карата 6 күрсәтмә бирелде. РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” өчен вазифаи затка 4000 сум күләмендә штраф салынып, беркетмә төзелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International