Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре хакында

2016 елның 1 апреле, җомга

Яшел Үзән ш., К.Маркс ур. буенча 61 санлы йортны карап тотуның канәгатьләндерерлек булмавына карата гражданнарның мөрәҗәгатен карау барышында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре РФ Төзелеш буенча федераль агентлыгының 27.09.2003, №170 карары белән расланган Торак фондны техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очрагын ачыклады.

Яшел Үзән ш., К.Маркс ур. буенча 61 санлы йортның түбәсен тиешенчә эксплуатацияләмәгән өчен (су үтә торган урыннар бар) “Жилкомплекс” идарәче компаниясе” ҖЧҖ директорына карата РФ КоАП 7.22 статьясы буенча беркетмә төзелде һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесенең урынбасары карары нигезендә  “Жилкомплекс” идарәче компаниясе” ҖЧҖ директоры РФ КоАП 7.22 статьясы буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен күрсәтмә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International