Алабуга зонасы торак инспекциясенә Алабуга ш., Х. Нечаев ур., 17 й. адресы буенча яшәүчедән техник подвалны канализация суы басу мәсьәләсенә карата мөрәҗәгать килеп иреште. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлек очраклары буенча “Домуправ-3” ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенең баш инженерына карата РФ КоАП 7.22 ст. “Торак йортларны һәм (яки) торак биналарны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозу” буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ эш кузгатылды. Моннан тыш, торак йортның техник подвалында канализация системасының бер өлешен ремонтлау таләбе белән, җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәнең үтәлеше АЗТИ контрольлегендә.