Түбән Кама ш., Химиклар ур., 38 й. адресында яшәүченең фатирдагы җилләткечнең эше канәгатьләндерерлек булмауга карата мөрәҗәгатен карау нәтиҗәләре буенча, Түбән Кама зонасы торак инспекциясе биргән күрсәтмәне вакытында үтәмәгән өчен, “Химиков 38” ТМШ идарәче оешмасы инспекция тарафыннан РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.
Түбән Кама ш. җәмәгать суды карары белән “Химиков 38” ТМШ гаепле дип танылды һәм 10 000 сумлык штраф рәвешендә административ җәзага тартылды.
Яңадан бирелгән ТКЗТИ күрсәтмәсе буенча җитешсезлекләр бетерелде, мөрәҗәгать итүченең фатирындагы җилләткеч эше торгызылды.