Татарстан Республикасы прокуратурасы белән 2016 елга килештерелгән юридик затларны тикшерүләр планын тормышка ашыру кысаларында Алабуга зонасы торак инспекциясе Алабуга ш., Тугаров ур., 22а адресы буенча, гомуми мәйданы 3895,55 кв.метр булган күпфатирлы торак йортны карап, “Прометей” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрде.
Тикшерү нәтиҗәсендә Торак фондны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 5 очрагы ачыкланды, ә атап әйткәндә, кайнар су бирелүнең сыйфаты һәм температурасы канәгатьләндерерлек түгел, баскыч мәйданнары тиешенчә яктыртылмый, тиешенчә җыештырылмый, аларда көнкүреш әйберләре бар һәм алар комачау тудыралар. Әлеге җитешсезлекләрне бетерү турында “Прометей” ТМШ карата инспекция тарафыннан күрсәтмә бирелде.
Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү тәртибе һәм аның норматив дәрәҗәсе өлкәсендәге законнарны бозган өчен “Прометей” ТМШ карата рәисе РФ КоАП 7.23 ст. “Халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативларын бозу” өчен 500 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше АЗТИ контрольлегендә.