Алабуга зонасы торак инспекциясенә Менделеевск шәһәренең Фомин урамы буенча 15А й. адресында яшәүчедән торак йортның түбәсеннән су үтүгә карата мөрәҗәгать килеп иреште.
Тикшерү нәтиҗәсендә һәм ачыкланган җитешсезлекләр буенча Алабуга зонасы торак инспекциясе “Нептун+” ҖЧҖ җитәкчесенә карата РФ КоАП 7.22 ст. буенча, 4000 сум күләмендә штраф салып, административ эш кузгатты. Торак йортның түбәсеннән су үтүне бетерү күрсәтмәсе бирелде. Күрсәтмәнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.