Спас районы, Болгар ш. күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән Чистай ЗТИ консультантына рәхмәт сүзләре

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

2016 елның 20 мартында Чистай ЗТИ консультанты И.А. Иванова адресына Спас районының Болгар шәһәрендәге Пионер урамы, 31 санлы күпфатирлы торак йортта яшәүчедән рәхмәт сүзләре килеп иреште:

“Исәнмесез! Башкарылган эшләр өчен Сезгә зур рәхмәт. Сез үткәргән тикшерүләрдән соң өйдә җылы һәм уңайлы булды. Мин шулай ук күршеләр белән дә сөйләштем, барысы да, йортларда җылы, диләр. Минем хатымны игътибарсыз калдырмаганыгыз өчен Сезгә зур рәхмәтлемен. Рәхмәт, хәзер безнең котельнябыз һәрвакыт әйбәт эшләр дип өметләнәм!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International