Татарстан Республикасы прокуратурасы белән расланган еллык планлы тикшерүләр үткәрү планы нигезендә Азнакай муниципаль районында “Сельхозжилсервис” МУП карата планлы тикшерү үткәрелде.
План буенча, 2016 елның 1 мартыннан башлап, “Сельхозжилсервис” МУП буенча Азнакай районының авыл җирлегендәге, гомуми мәйданы 4003,8 квадрат метр булган 5 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Әлеге йортларда биналарның милекчеләренең уртак милеген тикшерү барышында РФ Төзелеш буенча федераль дәүләт агентлыгының 27.09.2003 №170 карары белән расланган Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды, ә атап әйткәндә: җир асты катында йортларның тышчасында җимерек урыннар бар, гомуми файдаланыла торган урыннарда электр җайланмасыннан файдалану кагыйдәләре бозылган, фундамент күперчекләрендә кар ята, урыны-урыны белән чормага менә торган ишекләрдә йозак юк.
Ачыкланган җитешсезлек очракларының гомуми саны – 25. Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Сельхозжилсервис” МУП карата 9 күрсәтмә бирелде. Вазифаи затына карата РФ КоАП 7.22 ст буенча, 4000 сум күләмендә штраф салынып, беркетмә төзелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.